«Ветеран белән якшәмбе көн» проекты кысаларында “Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәге тәрбияләнүчеләре Бөек Ватан Сугышы ветераны Тихонов Михаил Яковлевичта кунакта булдылар. Балалар бер сулышта ветеран сөйләгән сугыш вакыйгаларын тыңладылар, кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Шулай ук балалар Михаил Яковлевичка үз кулларны белән ясаган открытка бүләк иттеләр, җыр җырлап ветеранның күңелен күтәрделәр, ишек алдындагы кар өемнәрен чистартырга ярдәм иттеләр. Ә ахырда, балалар безнең тынычлык өчен батырларча көрәшкән ветеранга рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп хушлаштылар.
«Мондый чаралар үсеп килүче яшь буынның шәхесе формалашуга зур тәрбияви йогынты ясый»,- ди тәрбияче Ирина Храмутичева.