Актаныш авылында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" Республика конкурсының зона туры узды.

2020 елның 14 феврале, җомга

13 февральдә Актаныш авылында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" Республика конкурсының зона туры узды. Минзәлә районыннан "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә -Тауасты Байлар авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гарипова Резида Миңнәхмәт кызы; "Мәдәният һәм рухилык" номинациясендә ; Наратлы Кичү авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әхмәтханов Рөстәм Котдусович, Минзәлә муниципаль районында "Тургай" балалар һәм үсмерләр өчен социаль приюты ДКУ музыка җитәкчесе Алексеева Наталья Александровна, "Хатын-кыз -ана" номинациясендә Югары Тәкермән төп гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сахапова Миләүшә Газизҗан кызы, "Хатын-кыз - ел өлгесе" номинациясендә - Минзәлә муниципаль районында "Тургай" балалар һәм үсмерләр өчен социаль приюты ДКУ шәфкать туташы Зыятдинова Халидә Рәис кызы катнашты.

Сахапова Миләүшә Газизҗан кызы Казан шәһәрендә үтәчәк йомгаклау турына узды.

Калган катнашучылар конкурсның дипломанты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International