Минзәлә районында халыкка социал ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы Светлана Соловьева срессларга каршы торучанлык булдыру, үсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча "Үзеңне тыңла һәм дөньяны танып белерсең" прогркаммасы кысаларында "Безнең эмоцияләр" төркем дәресе уздырды.
Тренинг барышында балалар эмоцияләрнең төрләре һәм функцияләре, аларның кичерешләрен күрсәтү үзенчәлекләре турында белем алдылар.
Үсмерләр психологик күнегүләрдә актив катнаштылар, яшьтәшләре белән җиңел аралаштылар.