14 февральдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан аграр университеты ярдәме белән, аграр сәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында, "Казань Экспо" күргәзмә үзәге территориясендә "Авылдагы бизнес - үсешнең реаль мөмкинлекләре һәм перспективалары" яшьләр форумы узды.
Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Яшьләр форумында яшьләргә "Министрлыкның социаль челтәрләр ребрендингы" һәм "Мәктәптә умартачылык музей-остаханәсе" проектларын күрсәтәчәкләр. Болардан тыш, "Фермополис" ҖЧҖ генераль директоры Нәүрүз Тулкуновадан «Фермополис»ның геймификацияле платформасы
презентациясе булачак. Проект фермерларны кулланучылар белән турыдан-туры бәйли.
Барлык теләүчеләрне 14 февральдә, 10 сәгатьтә, яшьләр форумы эшендә катнашырга чакырабыз.
Уздыру урыны: "Казань экспо" Күргәзмә үзәге , лаеш районы, Зур Кабан авылы. Күргәзмә урамы, 1 нче йорт, 1 нче павильон, 3 нче конференц-зал.