Бүген, 13 февральдә "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә пдагогия көллияте" ДАҺББУ базасында Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге VIII Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.М.Әхмәтшина "Фәнни мәкалә" юнәлеше буенча конкурста катнашты. Аның чыгышы "Заманча татар әдәбиятында кеше һәм сугыш проблемасы" темасы буенча иде. Мәкалә жюри тарафыннан уңай кабул ителде һәм "Теманы ачуда комплекслы якын килү өчен" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Башлангыч сыйныф укучылары да конкурстан читтә калмадылар.
3Г сыйныфы укучысы Адель Самерхановның шигырь укуы барысын да ошады.