Дәрес темасы ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Аазат Хәмәев шәһәрдәге 3 нче урта мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе уздырды.
ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында республиканың Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышланган документаль фильмны караганнан соң, Азат Хәмәев укучылар алдында чыгыш ясады.Парламент сәгатендә катнашкан район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев шулай ук укучыларга мөрәҗәгать итте.