Минзәлә муниципаль район Советы утырышы

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәләгә эшлекле сәфәр белән килде.

Ул "Футука Кидс" фабрикасы җитештерүе, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә балалар тәрбияләүнең инновацияле технологияләре, "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында узган ел төзелгән "Балачак" балалар бакчасы белән танышты. Аны район башлыгы айдар Сәлахов озатып йөрде.

Район сессиясе башланыр алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина "Чиста шәһәр" район предприятиесенә "Камский Бекон" акчаларына сатып алынган юлларны чистарту өчен комбинацияле"КАМАЗ" автомашинасы ачкычларын тапшырды.

Кунаклар район авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре, фермерлар, шулай ук кул эшләнмәләре күргәзмәсен җентекләп, кызыксынып карадылар, җирле эшмәкәрләр эшчәнлеге белән таныштылар. Марат Әхмәтов яңа технологияләр иңдерелеүен, районның сәнәгать мәйданчыгын үстерү юлыннан баруын хуплады.

"Минзәлә муниципаль районының 2019 елга социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында" доклад белән район башлыгы Айдар Сәлахов чыгыш ясады.

–  2019 елда уңай нәтиҗәләргә иерешелде, җитештерелгән товар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 5,7 млрд сум тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы ел нәтиҗәләре буенча 129,6% тәшкил итте. - дип билгеләп үтте ул.

Александр Леванов, Фәннүр Солтанов, Хәнәфи Кәримов, Егор Юдин, Дамир Каюмов җитәкчелегендә эшләүче предприятиеләрнең җитештерү күләме арту билгеләп үтелде.

Олег Иванов, Николай Степанов, Олег Ильин, Николай Секунов, ЯзкӘр Биҗанов, Дмитрий Соколовский, Артур Микаилян, Алексей Ищеряков, Фәрит Шәрипов, Владимир Попов, Рәүф Яппаров, Илдар Вилданов җитәкләгән оешма-предприятиеләр үз эшчәнлекләрен уңышлы алып бара.

Районда шәхси-ярдәмче хуҗалыклар үсеше өчен шартлар тудырыла. Районда 61 фермер,  7 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә. алар 11 мең га гектра җир эшкәртә, 8,8 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2850 сыер исәпләнә.

Югары тәкермән авыл җрлеге башлыгы Алия Шәрипова үз чыгышында җирлектә торак йортлар, социаль объектлар төзелүен билгеләп үтте һәм авыл җирлекләре үсешенә ярдәм итүче программалар өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Җирлекнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлек башы санын арттыру буенча планнары белән уртаклашты.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Фаяз Хизбуллин үз чыгышында районда спорт объектлары санының елдан-ел артуын билгеләп үтте, спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар турында бәян итте.

Марат Әхмәтов йомгаклау чыгышында Татарстанда дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда минзәләлеләрнең хезмәт нәтиҗәләренә югары бәя бирде:

– Хакимият каршында торучылар халык проблемалары белән һәрчак хәбәрдар булырга һәм аларны ишетергә тиеш - бу бик мөһим, республикада һәр районның үзенчәлеге бар. Башка районнар арасында Минзәлә районы үзенең тормышы, борынгы тарихы, үзенчәлекле көнкүреше белән аерылып тора

2020 елга 50 программа игълан ителде.

Безнең өстәмә

Район Советы утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Азат Хәмәев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты һәм чыгыш ясады.

Утырыш ахырында Марат Әхмәтов бер төркем минзәләлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International