Авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итү өчен Татарстанга Төмән, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәсеннән, Удмуртиядән һәм Ханты-Мансиийсктан киләләр.

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясе үсешенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативларга керү фермерлар өчен күп кенә өстенлекләр бирә.

Иң беренче чиратта бу - продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү буенча көчләрне берләштерү хисабына җитештерүнең рентабельлеген күтәрү. Икенчедән, кредит ресурларын алу мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге.

Ләкин кооперативның уңышлы эше өчен нәтиҗәле идарә итү зарур. "Кооператив идарәче" модулҗле экспресс-курс кысаларында барлык теләүчеләрне нәкъ шуңа өйрәтәләр.

4-6 февральдә 2Кооператив идарәче" модульле экспресс-курсларны тыңлаучыларның икенче төркеме белем алды. тапшырылган 67 гаризадан 30ы - Татарстан тыңлаучылары, 9 ы - Ханты-Мансийск АО, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәсе тыңлаучылары.

Кызыксындырган сораулар белән (843) 292-07-59, 89179206353 телефоннарына мөрәҗәгать итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International