"Сугыш чоры балалары" акциясе кысаларында 6Б сыйныф укучылары (Коростина Н.Ю.) Петрова Людмила Витальевна белән очраштылар. Әтисе фронтка киткәндә. аңа нибары бер ай була.
Виталий Петрович фронттан әйләнеп кайтмый, ә 2002 елда гаиләгә Мәскәү астындагы Можайск районында Петров Виталий Петровичның медальоны табылуы хакында хәбәр килә.