12 февральдә Воровский исемендәге совхоз китапханәсе "Якташларың батырлык белән данлы" акциясендә катнашты.
Китапханәче 1-4 сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әфган сугышы ветераны Гарфетдинов Ралиф Раян улы белән очрашу оештырды.
«Сугыш турында бу зурларча сөйләшүне уздыруыбыз очраклы түгел: балалар сугыш турында ишетеп, йә интернет аша гына түгел, ә илебездә, Минзәлә районында, хәтта безнең совхозда да куркыныч сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, сугыш кырларыннан кайта алмаган якташларыбыз барлыгын белсеннәр. Бу безнең якташыбыз Дамир Латыйпов".
Әфган турында тулырак күзаллау булдырырга кунагыбыз Гарфетдинов Ралиф Раян улы булышты. Бу егет техникумны тәмамлагач, армия хезмәтенә алынган, кулларында автомат тоткан, хәрби кием кигән, сугышларда катнашкан, авырту һәм куркыныч мизгелләрне үзе аша тойган кеше.
Укучылар бар нәрсә белән кызыксынды: әфган халкы рус солдатларына нинди мөнәсәбәттә булган, якыннары аларның сугышта булуын белгәнме, һ.б.лар. Очрашу ахырында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бию күрсәттеләр.