Компьютер технологияләре заманында безнең балаларга уеннарга бәйлелектән тыш башка проблемалар да яный. Әйтик, Интернет челтәрендә үзеңне имин тоту белән бәйлеләре.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр "Мин интернетта куркынычсызлык өчен" викторинасында катнаштылар. Медиакиңлектә безне сагалап торучы барлык куркынычлар турында видеоролик карадылар. Аннары ике командага бүленеп, балалар интеллектуаль уенда катнаштылар.