Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча районара начальнигы Альберт Тимерханов доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстанның уку йортларында янгын очраклары турында хәбәр итте.
Доклад барышында ул гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә, урта махсус белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә рекомендацияләр бирде.
Бүгенге утырышта комиссиянең яңа җитәкчесе исеме билгеле булды. Район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия Рәисе итеп билгеләнде.
Шул ук көнне Альберт Тимерханов интернат-мкәтәптә янгын куркынычсызлыгы торышы белән танышты.
Алар әлеге учреждение директоры Нурһади Гыйльфанов белән бергә стендлар һәм җиһазларны карадылар. Нурһади Гыйльфанов әйтүенчә, мәктәптә айга 2 тапкыр авария эвакуациясе буенча тренировкалар уздырыла.