Минзәләдә Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Лесагин 95 яшен билгеләп үтте.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Юбилярны шушы истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина, Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килгән иде.

Кунаклар Василий Михайловичка туган якны илбасарлардан саклаганы, сугыштан соңгы чорда Ватаныбызны алга җибәрү, үстерү өчен нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Аннары Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның персональ котлавын укыдылар, район башлыгы Айдар Сәлаховның истәлекле бүләген тапшырдылар. Бу көнне ветеран бары тик җылы сүзләр генә ишетте.

Василий Михайлович Лесагин 1925 елның 11 февралендә ТАССРның Куйбышев районы Щербеть авылында туган. Урта белем алган.

1943 нче елны Минзәлә район хәрби комиссариатыннан Василий Лесагин фронтка китә.1943 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр курсант була. 1944 елның гыйнварыннан июленә кадәр 3 нче Белоруссия фронтында сугыша. Пулемет расчеты командиры була. Башы яраланганнан соң, Литва госпиталенә эләгә. Сугыштан соң Сызрань танк училищесын тәмамлый. СУ-3 батареясе взвод командиры була. 1954 елдан хәрби частьтән запаска китә. 2005 елда минзәлә шәһәренә күчә.

Ветеран Ватан ордены, "Германияне җиңгән өчен" медале, юбилей медальләре һәм күпсанлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Василий Михайловичның ике баласы (берсе вафат), 4 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Улы Курск шәһәрендә яши, хәрби комиссариатта эшли. 

95 яшен билгеләп үткән ветеран Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Ә аңа кадәр нибары өч ай калып бара - яшәргә кирәк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International