"Җәлил укуларында" һәм "Илһам" конкурсында Минзәлә данын яклаячак талантлар билгеле булды.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

II Халыкара “Җәлил укулары” фестиваленең муниципаль этабы буларак үткәрелгән әлеге кичәдә Казанда 17 февраль көнне республика этабында район данын яклыячак номинантлар да билгеле булды: болар гимназиянең “Сәйяр” театраль труппасы һәм 1 нче мәктәп укучысы Самат Камалов.

“Сәйяр” театраль труппасы Әлфия Авзалова исемендәге  җыр конкурсы, “Тантана” театраль премиясе, Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты Ленар Миңнемуллин тарафыннан әзерләнгән “Җәлилчеләр” әдәби-музыкаль тамашасын әзерлде.

- Әлеге тамашаны Муса Җәлилнең иҗатына, биографиясенә нигезләнеп әзерләдек. Районкүләм конкурста җиңүебезегә шатбыз, республикада да уңышка ирешербез, дип ышанып калабыз, - дип билгеләп үтте Ленар Миңнемуллин.

Ә Самат Камалов үзе иҗат иткән “Җәлил – минем горурлыгым” шигыре белән район данын яклыячак.

Шулай ук конкурсның баш е, Минзәлә районы мәгарфи бүлеге методисты Нәсимә Шаһиева “Җәлил укулары” ның муниципаль этабында урыннар яулап уңышка ирешкән барлык катнашучыларга да дипломнар да тапшырды.

Чара барышында “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган яшь прозаиклар, шагыйрьләр һәм журналистлар да билгеләнеп үтелде. Әлеге конкурсның район этабы Минзәлә районы мәгариф бүлеге  һәм “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы хезмәттәшлеге белән үткәрелгән иде.  Җиңүчеләргә дипломнарны “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы вәкиле Илшат Вагыйзов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International