"Веста" күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре Минзәлә елгасы яр буенда ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган "Әйдәгез, дус яшик!" спорт чарасы уздырдылар.
Чарада Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы, медицина училищесы командалары катнашты. Һәр чара уздырган саен, шәһәребез яшьләренең спорт сөючән. шат күңелле булуларына тагын бер кат инанабыз. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!