ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агро-иминиятләштерүгә багышланган түгәрәк өстәлгә чакыра.

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Агроиминиятләштерү - аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү өчен нәтиҗәле инструмент. Казан-Экспода Агросәнәгать комплексы форумы кысаларында 13 февральдә, 11 сәгатьтә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган түгәрәк өстәл нәкъ шул темага багышлана.

2019 елда агро0иминиятләштерү нәтиҗәләрен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ясаячак. Чарада шулай ук НСА Президенты Корней Биджов та катнашачак.

Моңа кадәр ТР Премҗер-министры - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Республика агорономик утырыш барышында агроиминиятләштерүнең үсемлекчелек белән хәл кискен торган төбәкләр өчен аеруча мөһим булуын икәрткән иде. Бу үз чиратында начар һава шартларыннан курыкмыйча, керемнәрне алдан фаразлау, стабиль эшчәнлек алып бару өчен авыл

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда һәлак булган уҗымнар өчен федераль бюджеттан компенсацияне

уҗымнарны иминиятләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә алды. 2018 елда 2019 ел уңышы өче уҗым культуралары 580 гектарда чәчелде, ләкин һава шартларының начар булуы аркасында 218 га мәйданда алар һәлак булды.

Барлык теләүчеләрне 13 февральдә, 11 сәгатьтә, түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакырабыз, узыдрылу урыны - Казан Экспо. конференц-зао №2.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International