Татарстанда яшәүче барлык Бөек Ватан сугышында катнашучылар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәкаара түләүләрне исәпкә алып, 100 мең сум акча алачаклар. Бу турыда бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның Балтач районы туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.
Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты тарафыннан сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларында булган балигъ булмаган тоткыннарга, "Камалыштагы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә бер тапкыр бирелә торган 25 әр мең сум күләмендә түләү турында карар кабул ителде.
Федераль түләүгә өстәп, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары 5 әр мең сум акча алачаклар. Шул рәвешле, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТРның Балтач районы "Халыклар дуслыгы" туган якны өйрәнү музеенда булды. Республика җитәкчесен музей экспозициясе белән учреңдение директоры. Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев таныштырды.