Административ комиссия юл читләрендә кар көртләре ятуны, бина һәм кибет янәшәсенә кар өеп кую, бина түбәләрендә кар һәм боз кату күренешләрен ачыклау буенча рейдлар уздыра.
Шулай ук бина фасадларында килешенмәгән реклама һәм алтакталар урнаштыруны, тышкы рекламаның тиешенчә урнаштырылмавына контроль алып барыла.
Район хакимияте биналар һәм оешмалар янында җыелган карны чыгару, түбәләрне кардан чистарту, боз сөңгеләре барлыкка килүне күзәтеп тору, реклама буенча барлык документацияне тәңгәллеккә китерү, кулланучылар почмагын тиешенчә ясауны оештыруны үтенә. Сәүдә объектлары буенча рейдлар дәвам итәчәк.
Оешмаларның үз һәм беркетелгән территорияләрен, күпфатирлы йортлар территорияләрен тиешенчә җыештыру өчен кышкы чорда оешма-предприятие җитәкчеләре, бина хуҗалары җаваплы.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү кагыйдәләре һәм тышкы рекламаны урнаштыру тәртибен үтәмәү вазыйфаи затларга 15000 сумнан 30000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.