Җирләүгә пособие Россия Пенсия фонды идарәсе тарафыннан мөрәҗәгать иткән көнне бирелә һәм 30 көн эчендә гамәлдә була торган йөкләмәсе нигезендә почта элемтәсе бүлекчәсендә түләнә.
2020 елның 1 февраленнән Минзәлә районында җирләүгә социаль пособие күләме артты һәм хәзер 6 124 сум тәшкил итә.
Түләүне алу өчен үлгән кешенең пенсияне кайдан алуына бәсез рәвештә Россия территориясендәге теләсә кайсы ПФРга мөрәҗәгать итәргә була. Җирләүгә социаль пособие үлгән көнгә эшләмәгән вафат булган пенсионерларны җирләү өчен ПФР чаралары хисабыннан түләнә.
Әгәр пенсионер үлгән көненә эшли икән, бу очракта пособие сорап эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.