Бәяләр кулай булганда, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә минераль ашламалар сатып алырга өлгерү зарур.

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышына минераль ашламалар сатып алуга бюджет чаралары алырга мөмкин. Бер гектар чәчү мәйданына минераль ашламаның кимендә 35 кг гамәлдәге матдәсен туплаган хуҗалыклар бу акчаларны ала алачак.

Агымдагы елда бер гектарга 70 килограммнан югары гамәлдәге матдә туплау бурычы куелган. Шуның өчен дә аз күрсәткечле районнарга активлашу зарур.

5 февральгә республика буенча тулаем алганда гамәлдәге матдәдә исәпләгәндә 70872 тоннадан артык яки чәчүлекләрнең бер гектарына 25,3 кг гамәлдәге матдә минераль ашлама сатып алынган, бу 2019 ел күрсәткечләреннән югары (узган ел күрсәткече - бер гектарга 23,1 кг).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International