Минзәләлеләр“SunnyФЕСТ”та катнашты.

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Мамадышта дүртенче тапкыр “SunnyФЕСТ” креатив чаналар фестивале узды, быел исә беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә. Быел Мамадыш тавыннан чит ил - Британия, Словения, Пакистан һәм Бангладеш кунаклары да шуды.

"SUNNYФЕСТ"та Минзәлә районы данын "Веста" күпфункцияле үзәк командасы яклады.

Ел саен уздырыла торган бу фестивальдә минзәлә чаначылары 3 нче урынга чыкты. Команда составында Гүзәл Юзманова, Айнур Нәбиев, Ирина Лебедева, Надежда Шимановская бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International