Табибларга - торак

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

29 гыйнварда Минзәлә шәһәрендә дәүләт программасы кысаларында ТР Президенты каршында дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән 18 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды.

Шәһәрнең иң отышлы микрорайонында - Изыкательләр бистәсе, 3/1 йортында социаль ипотека һәм торакны арендага бирү программаларында катнашучылар яшәячәк.

Минзәлә район хакимияте тарафыннан яңа йорттан ике фатир районга яшь белгечләрне җәлеп итү өчен Минзәлә район үзәк хастаханәсенә бирелде.

30 гыйнварда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин яңа фатир ачкычларын яшь табиб-хирург Сәетов Салават Айдар улына тапшырды.

Икенче фатир ачкычларын районга киләчәк яшь табибка тапшырырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International