Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте хәбәр итә

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

7 февральдә "Татарстан тарихы" фәне буенча дәрес кысаларында (укытучы - Алсу Гыймадиева) Муса Җәлил музее директоры Алсу Григорьева белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара уздырылды.

4Г төркеме студентлары 2020 елның юбилей даталары буенча белемнәрен тулыландырдылар, музей архивының тарихи документлары белән таныштылар.

Видеофильм карау һәм музей экспонатларын җентекләп өйрәнү чараның кызыклы этабы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International