Грипп, короновирус инфекциясе һәм башка кискен респиратор вируслы инфекцияләр китереп чыгаручылар актив булган чорда авыру йоктыруны булдырмау һәм инфекция таралуны чикләү сыйфатында бер тапкыр кулланыла торган битлектән файдалану кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.
Бу вируслар кешедән кешегә башлыча һава-тамчы юлы, авыру йоктырган кешеләрсөйләшкәндә, йөткергәндә һәм ютәлләгәндә тарала торган респиратор бүлентекләрнең микротамчылары аша тарала.
Әлеге тамчылар һава белән авыру йоктырган кеше янында булган сәламәт кешеләрнең өске тын юлларының лайлалы тышчасы өслегенә эләгергә мөмкин.
Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлегеннән файдалану борын һәм авыз аша вируслы респиратор бүлентекләрне сәламәт кеше организмына эләгүен булдырмый.