Минзәләдә киез итекле хоккей узды.

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Матч"Юность" боз сараенда узды. 2Юность" боз сарае бозында хоккей сөючеләр Минзәләдә беренче тапкыр киез итекләр киеп хоккей уйнадылар. 

- Бу безнең өчен чагыштырмача яңа спорт төре, - дип билгеләде Боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов. - Бүген беренче тапкыр уйнап карыйбыз. Минзәләдә бу спорт төре гамәлгә керер дип ышанабыз.

Минзәлә районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин киләчәктә учреждениеләр командалары арасында бу спор төре буенча ярышлар да уздыру мөмкинлеген дә искәртеп узды.

Уенчылар "кызыл сары" һәм 2Яелләр2 командаларына бүленеп уйнадылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International