"Юбилейный" спорт мәктәбе тренерлары Бәдриев Р.Р., Галиев Ф.Г., Гәрәев Ф.М., Заһриев Л.Н., Хәмидуллин Р.И., Гәрәев 2004 елда туган һәм алардан яшьрәк үсмерләр арасында көрәш буенча сайлап алу ярышын оештырды һәм уздырды.
Минзәлә шәһәреннән 1 нче, 3 нче урта мәктәп, гимназия, педагогия көллияте, Калтак урта мәктәбе, Матвеевка урта мәктәбе. интернат-мәктәп, Хуҗәмәт авылы, Урыс урта мәктәбе үсмерләре катнашты. Минзәлә һәм Тукай районнарыннан 70 кә якын көрәшче бил сынады.