15 февральдә Россиядә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тула. Әфганстан - безнең өчен зур кайгы китергән, төзәлмәс яра.
сугыш елларында Әфганстанда 620 меңнән 1 млнга кадәр совет солдаты хезмәт итте, совет ягыннан югалтулар 15 меңнән артып китте.
Анда, ерак әфганстанда. совет суыгшчылары иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын - батырлык, чыдамлылык һәм игелеклелек. Чыдап булмаслык авыр шартларда, һәр минутта үлем сагалап торганда алар хәрби һәм кешелек бурычларына тугры калдылар.
7 февральдә Әфганстанда хәрби бурычны үтәп, ныклылык, каһарманлык көчен күрсәткән солдатларга хөрмәт йөзеннән, үзәкләштерелгән китапханә китапханәчесе Ольга Гатиятова Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен "Әфганстанныд кызу күгендә" исемле хәтер сәгате уздырды.
Чараны алып баручы студентларны үзенчәлекле табигатьле Әфганстанның традицияләре, тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Чарада студентлар башкаруында әфганстан вакыйгаларына багышланган шигырьләр, солдат хатларыннан өзекләр яңгырады.
Хәтер сәгатендә "Әфганстанның кызу күгендә" презентациясе күрсәтелде.
"Әфганстан, Безнең хәтер һәм күргән авырлыклар" китап күргәзмәсе дә оештырылды.
Чара ахырында бер минутлык тынлык белән һәлак булучыларны искә алдылар.