Минзәләдә "Россия чаңгы юллары-2020" узды.

2020 елның 8 феврале, шимбә

Минзәлә чаңгычылары ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярышларда катнашты.

Спортчыларны сәламләп, район башлыгы Айдар Салахов Лилия Яруллина һәм Андрей Мясниковны ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Владиленин Мильчаков һәм Антон Лаврентьев "Единая Россия" партиясенең Рәхмәт хатына лаек булдылар. ГТо алдынгыларын да билгеләп үттеләр.

Чарада  мәртәбәле кунаклар сыйфатында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля бикеева һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин катнашты.

"Узышның бәбиләре" кысаларында беренче булып 6 яшьтән өлкәнрәк балалар старт алды. Аларга татлы бүләкләр тапшырылды.

2008, 2009-2010 елларда туган үсмерләр арасында  Эдгар Юдин, Мустафо Косимов, Дмитрий Кишев, кызлар арасында - Анна Ширданина, Алина Хәмәтдинова, Аделия Галиева призлы урыннар алды.

 2005, 2006-07 яшьлекләр арасында - 1 нче урын Рената Тюкменова һәм  Евгений Кайнарь,2 нче -  Ярослава Николаева һәм Ильмир Шакуров, 3- Камила Авзалтдина, Илья Власов.

2003-2004 яшьлекләр арасында -  1 нче урында - Юлия Калинина һәм Сергей Мясников, 2 - Кристина Сәлимова, Айнур Ханнанов, 3- Ксения Бородина һәм Никита Винокуров.

Абсолют чемпионнар - Егор Тиктонов һәм Алина Вәлиуллина, 2 урын - Сергей Крылов һәм Рәмзия Нәҗмиева, 3 - Артем Жуков һәм Нурия Хәмәдиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International