Минзәләдә медицина советының йомгаклау утырышы узды.

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йорты бинасында 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 ел планнарына багышланган медицина советының йомгаклау утырыш узды.

Медицина советы утырышы эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, район башлыгы Айдар Салахов, гМинзәлә район үзәк хастаханәсенең баш табибы  Наил Мөбәрәкшин катнашты.

Учреждение эше турында төп доклад белән баш табиб Наил мөбәрәкшин чыгыш ясады.

Тр сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары медицина учреңдениесе эшенә уңай бәя бирде һәм коллективка рәхмәт әйтте.

Сәламәтлек саклау системасында фидакарь хезмәт куйганнары өчен медицина хезмәткәрләренә мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара ахырында Альмир Абашев район үзәк хастаханәсендә булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International