Минзәләдә мәктәп театр коллективларының инглиз телендә "SCHOOL PERFORMANCE" Республика конкурсының муниципаль этабы узды.

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген, 7 февральдә, 2 нче урта мәктәп базасында мәктәп театр коллективларының инглиз телендә "SCHOOL PERFORMANCE" Республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурста  түбәндәге коллективлар катнашты: филиал МБОУ " С.А.Кузнецов исемендәге Николаевка төп белем бирү мәктәбе" филиалы - Совхоз башлангыч мәктәбе, Тауасты Байлар төп белем бирү мәктәбе, 2 нче, 3 нче урта мәктәп коллективлары, Татар Мөшегесе урта мәктәбе, Хуҗәмәт урта мәктәбе, гимназия. Тамашачы һәм жюри конкурсантлар чыгышыннан бикканәгать калды.

Нәтиҗәләр: 1 урын - 2 нче урта мәктәп, 2 урын - гимназия, 3 урын - Татар Мөшегесе урта мәктәбе, Хуҗәмәт урта мәктәбе. 3 нче урта мәктәп - лауреатлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International