Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Татарстан энҗеләре" чарасы

2020 елның 7 феврале, җомга

Ватанга мәхәббәт туган якны яратудан башлана.

Без бай тарихлы гүзәл шәһәрдә яшибез, быел аңа 239 ел тула.

Бүген, 7 февральдә, туган якны өйрәнү музеенда Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Татарстан энҗеләре" чарасы уздырылды.

Чарага "Умырзая" тернәкләндерү үзәге балалары һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары чакырылды.

Катнашучылар шәһәребез тарихы, архитектура һәйкәлләре хакында күп нәрсә белде. Нәни рәссмнар эшләрен аеруча билгеләп үтәсе килә.

  Чара ахырында балаларга Минзәлә шәһәре фотолары белән истәлекле китап кыстыргычлары таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International