"Мәктәп волейбол лигасы" Республика турниры кысаларында, 5 февральдә "Юбилейный" спорт мәктәбенең спорт залында минзәлә муниципаль районының мәгариф оешмалары кызлары арасында волейбол ярышларының муниципаль этабы узды.
Ярышларда 1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәпләр, гимназия, Хуҗәмәт урта мәктәбе. Калтак гомуми белем бирү мәктәбе. тат.Мөшеге урта мәктәбе командалары катнашты.
Уеннар 7 команда арасында ике төркемдә узды. Уен 2 җиңүгә кадәр 3 партиядән тора, һәр партиядә 15 очкога кадәр. аерма +2 очко.
3 нче урта мәктәп командасы абсолют җиңүче булды. Команда бер генә уенда да җиңелмәде. Ул республика ярышларында катнашачак.
Команда составы:
Зәйнетдинова Камилла
Гататдинова Ксения
Журавлева Алена
Кәримова Алина
Хлюпина Арина
Петриченко Злата
Шиһапова Ирина
Петрова Снежана
Ушакова Полина
Ушакова Валерия
Җиңүчеләрне котлыйбыз. алда да җиңүләр телибез!