"Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында" 2017 елның 28 декабрендәге 418 номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү алуга хокук түбәндәге очракларда барлыкка килә:
Россия Федерациясе гражданлыгы булу;
Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;
2018 елның 1 гыйнварыннан башлап бала туу (уллыкка алу);
гаиләнең бер җанга уртача кереме күрсәтелгән түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елдан алда килүчеелның икенче кварталы өчен Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр зурлыгыннан артмый (2020 елда - 20170 сум).
2020 елда айлык түләү күләме - 9373 сум (2019 елның 2 кварталына Татарстан Республикасында билгеләнгән балаларга яшәү минимумы күләме).
Беренче бала тууга (уллыкка алу) бәйле рәвештә айлык түләү балага бер яшь тулганчы срокка билгеләнә.
Бер ел срок тәмамлануга гражданин балага ике яшь тулганчы срокка күрсәтелгән түләүне билгеләү турында яңа гариза тапшыра.
Ике ел срок тәмамлануга балага өч яшь тулганчы срокка әлеге түләүне билгеләү турында яңа гариза тапшырыла.
29.01.2020 елга 228 гражданин мөрәҗәгать иткән, шуларның 67 е - 2020 елның 1 гыйнварына (37 кеше түләүне яңарткан, беренче тапкыр 30 балага билгеләнгән).
Барлык сораулар белән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә:
Минзәлә шәһәре, ленин ур., 80 нче йорт.
"Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге" ДКУ.
Телефон: 8(85555 3-33-28), 8(85555 3-10-50)