Составның гамәлдә булу срогы чыгуга бәйле рәвештә, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе яңа состав формалашу турында игълан итә.
18 яше тулган Россия Федерациясе гражданины Идарәнең Иҗтимагый советы әгъзасы була ала, шул ук вакытта аның составына түбәндәгеләр керә ала:
1) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары,
2) иҗтимагый берләшмәләр һәм башка дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешма вәкилләре.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсенең Иҗтимагый советы составына иҗтимагый берләшмәләрдән, коммерциячел булмаган оешмалардан күрсәтелүче кандидатларның гаризаларын кабул итә, электрон почта адресы: press@ rosreestr.org.