Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте хәбәр итә

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

4 февральдә Муса Җәлилнең мемориаль музеенда герой-шагыйрьнең әсәрләрен уку буенча конкурс уздырылды. Быелгы конкурс ике күренекле датага - ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Конкурста 1-4 курс студентлары һәм 7-9 сыйныф укучылары катнашты.

Шигырьләр татар, рус, мари, немец телләрендә яңгырады. Жюри әгъзалары - көллият ветераннары: Р.Гәрәй исемендәге премия лауреаты Р.З.Титова һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Т.Д.Бочкарева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International