Бәйрәм чаралары кеше тормышына үзенчәлекле төсмер бирә.

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгы – республикабыз һәм аның күпмилләтле халкы өчен күренекле вакыйга. Чаралар уздырылу өстенә отчетлар да үзвакытында тапшырылырга тиеш.

Республикада ТАССРның 100 еллыгына тантаналы старт узган елның 19 декабрендә бирелде. Бу мөһим датага багышланган чаралар рейтингы уздырыла. ТАССРның 100 еллыгына тантаналы старт районда икенче атнада бирелергә планлаштырыла.

Татарстан АССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан чараларның айлык планы эшләнгән һәм алар өчен отчет бирелгән. Шунысы билгеләп үтеләде, районда февральгә планлаштырылган мәдәни чаралар отчетта күрсәтелмәгән.

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча планлаштырылган һәм уздырылган чаралар  хәзер игътибар үзәгендә.

Бу мәсьәләләр буенча айга ике тапкыр видеоконференция режимында утырышлар уздыру планлаштырыла. Аларның һәрберсендә кызыклы чаралар уздырылган муниципаль җирлекләрнең берсенең башлыгы чыгыш ясаячак.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева бу зур юбилейга әзерлек һәм бәйрәм итү турында район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән утырыш уздырды.

Чараларны планлаштыруга һәм уздыруга игътибар белән җаваплы карау, уздырылган чаралар турында отчет бирү бурычлары куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International