Татарстан Росреестры республика районнарында гражданнарны кабул итә

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен консультация бирүне кабаттан башлый.

Күнегелгән практика буенча гражданнарны территориаль бүлекләрдә Идарә җитәкчесе урынбасарлары алып бара.

Шуның барәбәренә район халкы  күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру яки алыш-биреш вакытында килеп туган теге яки бу проблеманы хәл итү, Идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләр буенча Казанга килмичә ведомство җитәкчелегенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала.

 Моның өчен консультация узачак территориаль бүлекнең телефоны аша алдан язылырга кирәк. Телефон номерлары ведомствоның рәсми сайтында күрсәтелгән. 

Быел беренче консультацияләр түбәндәге районнарда узачак:

11 февраль – Биектау районы халкы өчен

19 февраль – Саба һәм теләче районнары

20 февраль – Арча районы

27 февраля – Балтач һәм Кукмара районнары.

Март аенда Югары Ослан, Азнакай, Бөгелмә һәм Аксубай районнарында шундый консультацияләр узачак.

Урынга чыгып консультация бирү графигы белән гражданнар Идарәнең рәсми сайтында таныша алалар www.rosreestr.tatarstan.ru. "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" бүлегендә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестр колүзәгенең белешмәле тәүлек әйләнәсе эшли торган түләүсез телефоны аша белергә була: 8(800)100-34-34.

Гарызнамәләр электрон почта аша кабул ителә: skype@rosreestr.org.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International