Минзәләнең бокс мәктәбендә тәрбияләнүче кыз Россия Беренчелегендә Идел буе Федераль округы җыелма командасы данын яклаячак.

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

26-31 гыйнварда Киров шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, хатын-кызлар, кызлар, үсмер кызлар арасында бокс буенча Идел буе Федераль округы Беренчелеге узды.

"Татарстан җыелма командасы данын Минзәлә бокс мәктәбендә тәрбияләнүче ике кыз - Валерия Пузынина (1 нче урта мәктәп), Ксения Иванова (Педагогия көллияте)", - дип хәбәр итте Минзәлә командасы тренеры Булат Кәримов.

Ксения Ивановакөмеш призер булды, ул бокс буенча Россия Беренчелегендә Идел буе Федераль окргуы данын яклаячак.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның декабрендә Ксения һәм Валерия республика буенча бокс чемпионнары булган иде.

http://menzela.ru/news/75-let-pobedy/vospitannitsa-shkoly-boksa-menzelinska-zashchitit-chest-sbornoy-pfo-na-pervenstve-rossii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International