Учреждение һәм предприятие, шулай ук уку йортларының ир-ат командалары арасында йомгаклау матчлары узды.
Исегезгә төшерәбез, Минзәләдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм "Спартакиада-2020" нең бер этабы булган оешма, предприятие, учреждениеләрнең һәм Минзәлә муниципаль районы авыл җирлекләренең хатын-кыз һәм ир-ат командалары арасында волейбол Беренчелеге узды.
Шундый Беренчелек Минзәлә уку йортларында укучылар арасында да старт алды.
Хатын-кызлар арасында ярышлар алданрак тәмамланды. Әйтик, Район үзәк хастаханәсе вәкилләре - беренче, Минзәлә педагогия көллияте - икенче, район хакимияте командасы өченче урынга чыкты.
Ир-ат командалары арасындагы финал ярышларында мәгариф бүлеге командасы 3 нче урын өчен район үзәк хастаханәсе командасын җиңде. МПК командасына каршы торып, елдагыча СИЗО командасы 1 нче урынга чыкты. Уку йортлары арасында 3 нче урын өчен Минзәлә педагогия көллияте студентлары Минзәлә медицина училищесы егетләрен җиңделәр, 1 нче урын өчен уенда 1 нче урта мәктәп командасы 2 нче урта мәктәптән көчлерәк булып чыкты.
