Әлфия Когогина: "Үсеш локомотивлары" максатлары Татарстанның үсеш Стратегиясе-2030 белән аваздаш.

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

3 февральдә Казанда Татарстан Республикасында "Үсеш локомотивлары" федераль партия проектын гамәлгә ашыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Советның яңа составын раслау, 2019 елда эшчәнлеккә нәтиҗә ясау һәм 2020 елга планнар билгеләү көн тәртибенең төп мәсьәләләре булды.

Утырышта Татарстан Республикасында федераль проект координаторы, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашты.

«Быел без иҗтимагый советны яңарттык. Бүген безгә берләшергә кирәк, алда җитди бурычлар тора - Татарстан Республикасында барлык илкүләм проектларны бик яхшы итеп тормышка ашырырга, татарстанлылар тормышының сыйфатлы үсешенә ирешергә", - диде парламентарий.

Проектның Иҗтимагый совет составына сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмаларның эре муниципалитетлары вәкилләре. кече бизнес вәкилләре керә. Фәрит Абдулганиев совет рәисе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International