"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә медицина хезмәткәрләре "Гриппны һәм ОРВИны профилактикалау" темасына чара уздырдылар.

Очрашуның беренче өлешендә шәфкать туташы Зөлфия Буятова аңлаешлы телдә балаларга авыруның билгеләре, профилактика чаралары турында бәян итте.

Аннары Людмила Альмухаметова "Дустыңны саф һавага чыгарга әзерлә", "Түтәлдәге дарулар" исемле конкурс һәм викториналар уздырды. Балалар "Вируслар" һәм "Пилюля" командалырна бүленеп, биремнәрне актив башкардылар. 

Мондый чараларны уздыру балаларны уен-конкурсларда катнашуга этәреп кенә калмый, ә салкын тию авырулары сезонында сәламәтлек саклау ысуллары турында балаларның белемнәрен практик ныгытырга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International