Акцияләр. ваклап сатулар, ташламалар нигезендә нәрсә ята?

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Төрледән-төрле акцияләр, ваклап сатулар һәм ташламалар - туклану продуктларын, кием-салым һәм башка товарлар сатып алганда акчаны янга калдыру өчен яхшы ысул.

Бик тырышсаң, кирәк вакытта кирәкле урында була алсаң, яхшы товарны ике тапкыр кимрәк бәягә сатып алырга була.

брендлар хисабына бәяләрне ничек күтәрүләрен яхшы беләбез, шуның өчен ваклап сату яки акция - арттырылмаган нормаль бәядән яхшы әйбер сатып алу өчен бердәнбер ысул.

Акцияләр, ташламалар һәм ваклап сатулар - сатып алучыга да, сатучыга да кулай. Ләкин һәрбер эшнең үз "ләкин"нәре һәм көтелмәгән сюрпризлары була.

Дефектлы товарларга ташлмалар турында.

Еш кына акцияләр, ваклап сату һәм ташламаларны авыр сатыла торган, озак яткан товарларга кулланалар. Товарларның гадәти юл белән сатылмау сәбәпләре берничә булырга мөмкин: җитештерүчеләр арасында көчле көндәшлек; брендның тиешенчә тәкъдим ителмәве; яңа товар катйрау өчен складларны бушату зарурлыгы һ.б.лар.

Шулай ук срогы чыккан товарлар да - узган бәйрәм эмблемалары төшкән, узган елгы коллекцияләр, модадан чыккан товарлар һ.блар бик арзан бәягә сатылалар.

"Свежий" булмаган продуктларга ташламалар турында

Озак сатылмый яткан кием-салым яки көнкүреш техникасы организмыгызга зыян китермәсә, акция яки ваклап сату буенча алынган срогы чыккан продуктларның сәламәтлегегезгә зур зыян китерүе мөмкин.

Андый акцияләрнең куркынычы шунда ки, менә-менә срогы чыгачак товар сатыла (яки ташлама куела)

Акцияле товарның упаковкасын игътибар белән укыгыз.

Алдан ук югары куелган бәя.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International