"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Календарьдә илебезнең батырлык елъязмасына мәңгелеккә язылган даталар бар. Шундыйларның берсе - Сталинград сугышы.

3 февральдә «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә Сталинград сугышының 77 еллыгына багышланган "Без бу хәтергә тугры" исемле чара узды. 

Тәрбияләнүчеләр белән алга таба сугыш барышын үзгәрткән Сталинградны саклаучыларның батырлыгы турында тарихны ишеттергән мултимедиале презентацияне файдаланып, әңгәмә уздырылды.

 Балалар шулай ук хәрби һәйкәлләрне һәм Волгоград шәһәре мемориаллары белән таныштылар.

Сталинград сугышы каһарманнары истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 Чара ахырында бергәләшеп "Сталинград сугышы" коллажын ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International