Марат Җәббаров аграрийларны техник карау узмаган машиналардан файдаланмаска чакырды.

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың торышына күзәтчелек итү турында бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең 53%ы медицина тикшерүе узган. Аерым хуҗалыкларда бу күрсәткеч нибары 10 % тәшкил итә. Хезмәтне саклауга тотылган чыгымнар 369 млн. сум, бу узган елдагыга караганда 1 хезмәткәргә 8% процент үсеш белән 6100 сум дигән сүз.

Предприятиеләр әлеге чыгымнарның 30% ын Социаль иминиятләштерү фондыннан кире кайтара алалар. Узган елда 169 авыл хуҗалыгы формированиеләренә хезмәтне саклау максатларына 18 млн сумлык акча кире кайтарылды.

Докладчы сүзләренчә, 2019 елда производствода булган травмаларның 14%ы  авыл хуҗалыгы өлкәсендә булган.

Профилактика буенча чаралар күрелүгә карамастан, 3 үлем очрагы һәм 14 авыр нәтиҗәгә китергән очрак булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International