ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының гадәти эш көннәре турында

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2020 елның гыйнвар - февраль айларында хокук бозуларны булдырмау һәм гамәлдәге канун таләпләрен бозуны кисәтү максатында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы  хезмәткәре Э.И.Фаттахова Минзәлә шәһәре территориясендә алкоголь продукциясе белән сәүдә итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручыТР Минзәлә районы эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары белән аңлату эшләре алып барды.

Шәхси эшмәкәрләр һәм сәүдә нокталарында сату итүчеләр белән РФ Финанс министрлыгының 2019 елның 1 гыйнварындагы 225 нче номерлы боерыгы нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан каты алкогольгә минималь бәяләрдәге үзгәрешләр турында әңгәмәләр уздырылды. Аракыга һәм башка спиртлы эчемлекләргә минималь бәяне регламентлаучы боерыкны бозган өчен административ җаваплылык каралуы хакында искәртелде.

Шулай ук сатыла торган продукциягә бәя күрсәткечләрен әзерләү һәм урнаштыру кагыйдәләре аңлатылды, сатыла торган товарларның саклану срогына контрольне көчәйтүгә аеруча игътибар бирелде.

Социаль әһәмияткә ия булган азык-төлек товарларының аерым төрләренә бәяләрнең нигезсез артуын булдырмау һәм эчке базарда вәзгыятьне стабильләштерү максатларында Минзәлә районындагы белгеч нигезсез бәя үсүне тотып торуга юнәлтелгән мониторинглар уздыра. Мониторинглар азык-төлек товарларының барлык төрләре буенча уздырыла һәм көндәлек кулланылыштагы товарларның 117 атамасын колачлый. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International