2020 елда "Комсомольская Правда" нәшрият йорты вәкиллеге тарафыннан "100 ел эчендә Татарстанның 100 легендар бренды" проекты гамәлгә ашырыла һәм легендар гомумреспублика һәм район брендларын сайлау буенча халык онлайн тавыш бирү уздыруны күздә тота. Аның нәтиҗәләре буенча 100 бренд сайланачак.
Проектта катнашу өчен гарызнамә бирү мөмкинлеге Татарстанның барлык оешма-предприятиеләренә бирелә.
Тавыш бирү 2 этапта http://100brand.ru:сайтында узачак.
1. "Легендар гомумреспублика брендлары" (тармаклар буенча тавыш бирү) тавыш бирү - 2020 елның 20 гыйнварыннан 21 февральгә кадәр уздырыла. Аның нәтиҗәләре буенча 57 җиңүче-бренд билгеләнәчәк (28 гыйнварга барлык армаклар буенча тавышларның суммар саны - 126 мең).
2. «Районнар буенча легендар брендлар» тавыш бирү – 2020 елның 1-31 мартында узачак. Аның нәтиҗәләре буенча 43 җиңүче бренд билгеләнәчәк (һәр районнан берәр).