1 февральдән 330 000 татарстанлының социаль түләүләре 3% ка артачак.

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 1 февральдән айлык акчалата түләүләрнең (ЕДВ) 3% ка индексацияләнүе хакында искәртә.

Айлык акчалата түләүләр белән бергә ЕДВ составына керүче дару препаратларын түләүсез алуга, санатор-курорт дәвалану һәм дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта йөрү хокукы кебек социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә.

 01 февральдән айлык социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе - 1155,06 сум. Шулардан:

889,66 сум - дарулар алуга,

137,63 руб. - санатор-курорт дәвалануга,

127,77 руб. - шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта йөрүгә.

Рецептларның сырхауханәләрдә язылуын, ә юлламаларны бүлеп бирү белән социаль иминиятләштерү фонды шөгыльләнүен онытмаска кирәк.

1 февральдән федераль ташламаларга ия булган төрле категория өчен акчалата түләүләр Пенсия фонды сайтында урнаштырылган.

Россия Пенсия фондының ТР буенча Бүлекчәсенең контакт-үзәге телефоны

 (843)279-27-27

Белешмәләр өчен телефон: 074, 88555507411 ( кәрәзле)

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

www.vk.com/club160732878/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International