Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 3 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил (Казанда 15-20 м/с), буран һәм бозлавык (Казанда төнлә һәм иртән), юлларда көчле бозлавык.

Казан буенча:

Болытлы.төнлә кар, юеш кар. Иртән һәм көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда буран, бозлавык.

Җил көньяктан. көньяк-көнбатыштан 9-14, урыны белән кискен - 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -1..-3˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Болытлы. Төнлә кар, юеш кар. Иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 9-14, урыны белән кискен - 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -1..-3˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International