Бүген, 2 февральдә, Минзәлә шәһәренең хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Анастасия Ивановна Круглова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Юбилярны әлеге истәлекле дата белән тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм Минзәлә районында социал яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова килде. Мәртәбәле кунаклар аңа Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау открыткасын, шулай ук район башлыгы Айдар Сәлаховның истәлекле бүләкләрен тапшырдылар һәм күңел күтәренкелеге, иминлек, күңел җылысы, туганнарының һәм якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен, сәламәт булуын теләделәр. Озак еллар фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.
Анастасия Ивановна курск өлкәсенең Ольховатка авылында дөньяга килгән. Курс элемтә училищесын тәмамлый. Лаеклы ялга кадәр элемтәче булып эшли. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Анастасия Ивановнаның 3 оныгы, 5 оныкчыгы һәм оныкчыгының бер баласы бар.
Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Анастасия Ивановнаың кәефе күтәренке, актив яшәү рәвеше алып бара.