29 гыйнварга Республика матди ярдәм үзәгенең Минзәлә бүлекчәсе тарафыннан гаиләдә бер кешелек керем яшәү минимумы күләменнән артмаган яңа туган балалы гаиләләргә бала әйберләре бүләк комплекты тапшыру өчен 3 белешмә тапшырылды. Аларның икесе бала тудырганнан соң бала тудыру йортыннан чыкканда әлеге бүләкләргә ия булды. җыелманың бәясе - 8 847 сум.
Исегезгә төшерәбез, татарстан гаиләләре яңа туган балаларга бүләк җыелмаларын шушы ел башыннан ала башлады.
ТР Министрлар Кабинетының 04.12.2019 елдагы 1100 номерлы карары нигезендә, бер кешегә уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаган яшь балалы Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче гаиләләр тәэмин ителә.
Барлык сораулар белән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Минзәлә шәһәре, Ленин ур., 80 нче йорт.
«Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге" ДКУ
Телефон: 8(85555 3-33-28), 8(85555 3-10-50)
http://menzela.ru/news/tema-dnya/yunye-menzelintsy-uzhe-poluchili-podarochnye-komplekty